Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

11 февральдә «Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының өстәмә белем бирү үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә «Ин яхшы вожатый 2025» отряд вожатыйлары республика конкурсының муниципаль этабы узды. Уку елы дәвамында отряд вожатыйлары шефлыкка алынган отрядларда үткәрелә торган барлык чараларны ярдәмче һәм оештыручы гына түгел, ә мөстәкыйль рәвештә шундый чаралар уздыра.

Конкурста районның 7 мәгариф учреждениесеннән 7 отряд вожатые катнашты. Бу балалар берләшмәләре, кече һәм урта мәктәп яшендәге коллективлар белән актив эшлиләр. Конкурсантларның «Минем команда һәм мин» визит карточкасы, «Мин вожатый, ә бу димәк...» эссесы, «Мин тылсымчы түгел, мин өйрәнәм генә» дигән педагогик уен нинди иҗади, якты һәм позитив балалар педагог-оештыручыларның һәм сыйныф җитәкчеләренең чын ярдәмчеләре булып торалар. Зал белән үткәрелгән интерактив конкурсантларның төрле яклы булуын: оештыру сәләтләрен, аралашучанлыгын, креативлыгын, коллектив белән эшли белүен бәяләргә мөмкинлек бирде.

Очрашу вакыты сизелми генә үтеп китте. Хәтта иң бәйләнмәгән тамашачыга да, вожатый булу сәнгатенең лаеклы хөрмәткә лаек булуы аңлашылды.

 1 урын - Нигъмәтуллина Алсу, МБОУ «Олы  Тархан  урта  мәктәбе» (җитәкчесе Нигъмәтуллина Гүзәл Ислямовна).

2 урын - Тимофеев Артем, МБОУ «П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе» (җитәкчесе Лазарева Людмила Николаевна).

3 урын - Кильганова Ангелина, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбе» (җитәкчесе Дружинина Татьяна Аркадьевна)

Жюри шулай ук конкурс номинантларын билгеләп үтте:

 «Иң энергияле отряд вожатые» - Голованова Анастасия, А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбе, (җитәкчесе Сергеева Валентина Анатольевна)

 «Иң максатчан отряд вожатые» -Горбунова Арина, Килдеш урта  гомуми белем биру мэктэбе (җитәкчесе Егоркина Елена Ивановна)

  «Иң ачык отряд вожатые» - Мингалиева Чулпан, Тәтеш татар урта мәктәбе  (җитәкчесе Максимова Анастасия Александровна)

 «Иң яхшы һәм ярдәмчел отряд вожатые» - Чубукова Милена, Олы Шэмэк урта гомуми белем бирү мәктәбе, (җитәкчесе Маханова Светлана Николаевна)

Район  бәйгесендәге  җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International