"Яхшылык тартмасы" акциясе

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан ата-аналар Советы беренчеләр берләшмәсе белән берлектә " Ханжин П.С. исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча "Яхшылык тартмасы" акциясен оештырды. Гуманитар ярдәм җыю пунктына 28 тартма җибәрелгән.Акциянең төп максаты-махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм итү һәм гражданнарның бердәмлеген күрсәтү. Мондый катлаулы чорда иң мөһиме-бөтен илебез халкы өчен бердәм булу, бергә булу, ватандашларыбызны һәм хәрби хезмәткәрләребезне ташламау.

Укучылар рәсемнәр ясадылар, солдатларыбызга  җылы һәм ихлас теләктәшлек  сүзләре белдерделәр.

Хәйрия гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәсебез килә. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International