Оборона-массакүләм, патриотик һәм спорт эшләре айлыгы кысаларында 12 февраль "Сабый" балалар бакчасында Сәламәтлек көне дип игълан ителде! Көн дәвамында балалар белән төрле чаралар: әңгәмәләр, кызыклы физкультминуткалар һәм күңел ачулар үткәрелде. Балалар витаминнар, сәламәт яшәү рәвеше, кышкы спорт төрләре турында тагын да күбрәк белделәр, күңелле эстафеталарда һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, нинди җитез, игътибарлы һәм бердәм булуларын күрсәттеләр! Бәйрәм һәркемгә шатлык һәм күтәренке рух алып килде!