Яшел Үзән шәһәренең «Гусельки» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабы узды. Тәтеш районыннан «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Майорова Ирина Владимир кызы һәм «Миләш» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиякберова Гөлнар Равил кызы чыгыш ясады.
Конкурста катнашучылар жюри хөкеменә балалар белән педагогик чара тәкъдим иттеләр һәм аңа анализ ясадылар. Жюри катнашучыларны педагогик осталык, балалар белән эшли белү, иҗади якын килү, заманча технологияләр һәм методикалар куллану, шулай ук үз эшләренең нәтиҗәләрен анализлый белү, уңай якларны һәм хаталарны ачыклау кебек критерийлар буенча бәяләде.