Бүген безнең балалар бакчасында педагогларны искиткеч шигърият дөньясына чумдыру һәм бөек шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын искә алу максаты белән күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Шигърият сәгате» чарасы узды.
Татар теле тәрбияче Абдурахманова А.В. бу очрашуны «Ватан нәрсәдән башлана? "( “С чего начинается Родина?”) җыры белән башланды. Педагоглар Җәлилнең балачагы турындагы истәлекләр дөньясына чумдылар, аның биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр,шулай ук шагыйрьнең якыннарына һәм Ватанга мәхәббәт, азатлыкка сусау һәм көрәшкә өндәү белән тулы шигырьләрен укыдылар. Чара «Хотят ли русские войны? " җырын башкару белән тәмамланды.