Балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, аларның имин тормыш эшчәнлеген оештыру - мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.
Балаларда кышкы чорда сулыкларда һәм алар янындагы урыннарда үз - үзләрен дөрес һәм куркынычсыз тоту турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан безнең балалар бакчасында бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС үзэге Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Ананьев А.В. "Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы" дигән әңгәмә белән булды.
Танып - белү әңгәмәсе барышында Алексей Владимир улы су янында аларны сагалап торган куркынычлыклар турында сөйләде, сулыкларга якын булганда очракта төп кагыйдәләрне искә төшерде һәм коткару чараларыннан ничек дөрес файдаланырга икәнен аңлатты. Балаларның сулыкларда олылардан башка булырга тиеш түгеллегенә аерым игътибар бирде. Балалар алган мәгълүматны яхшырак үзләштерсеннәр өчен, Алексей Владимир улы төсле белешмәләр тапшырды.
Суда үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү һәм ял итү урыннарында булу дисциплинасы - һәркемнең иминлек нигезе!
.jpg)