Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре Тәтеш гражданнарны яклау көллиятенең 212 группа курсантлары һәм аларның җитәкчесе Чернова Е.В. белән берлектә «Ак гранит, Кара лалә чәчәкләре» дигән музей акциясе үткәрделәр. Аннары курсантлар«Әфганстан – безнең хәтер һәм ярабыз»музей дәресендә булдылар.