21 марткөнне Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасы базасында. Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен зона семинары узды. Анда федераль мәктәпкәчә белем бирү программасы кысаларында сөйләмне үстерү һәм балаларны грамотага өйрәтүгә әзерләү мәсьәләләренә заманча якын килүләр турында фикер алыштылар.
Педагоглар мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүнең дәвамлылыгы турында сөйләделәр, грамотага өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлегенең максатларын һәм эчтәлеген билгеләделәр, каллиграфия дәресләрен искә төшерделәр, бу юнәлештәге дидактик уеннар һәм методик әдәбият төрләре белән таныштылар. Милли Әлифба станциясе кызыклы һәм танып белүчән булды. Семинарда грамотага әзерләнү буенча дидактик пособиеләрнең муниципаль конкурсына йомгаклар ясалды.
Чара уңышлы узды һәм һәр педагог үзе өчен бик күп яңа һәм кызыклы маглүмат алды.