Каникуллар алдыннан Юидо МББУ «Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча "Велосипед - шулай ук транспорт" акциясе үткәрде. Балаларга һәм ата-аналарга язгы каникул чорында урамда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр. Велосипедта ничек йөрергә кирәклеге турында кагыйдәләр язылган буклетлар тараттык. Балалар куркыныч хәлләрдән качу һәм юлда игътибарлы булу турында практик киңәшләр алдылар.