Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең балалар инициативасы үзәге активистлары А. А. «Шәп яшә» исемендә акция  оештырдылар. Чара төрле яшьтәге кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде.

Яшь активистлар сәламәтлекне саклау буенча мөһим киңәшләр язфылган төсле мәгълүмати буклетлар әзерләделәр. Буклетларда дөрес туклануның, көн режимының һәм физик активлыкның төп принциплары җентекләп бәян ителде. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм иммунитетны ныгыту методларына аерым игътибар бирелде.

Халык буклетларны кызыксынып кабул итте һәм активистларга файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде. Күпләр мондый инициативаларның үз вакытында һәм әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International