Килдеш урта мәктәбе укучылары белән профилактик эш кысаларында профилактик очрашулар узды:
Инспектор хокук бозуларның вак хулиганлык, урлау, җәмәгать урыннарында алкоголь эчү кебек төрләрен һәм аларның нәтиҗәләрен аңлатты. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм җаваплар алдылар, бу аларның хокукый грамоталылыгын арттырырга һәм законнарны үтәү тәртибен формалаштырырга ярдәм итте.;
Участковый укучыларга җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен кирәкле төп юл хәрәкәте кагыйдәләрен күрсәтте, юлларда, бигрәк тә мәктәпләр янында үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча киңәшләр бирде. Шулай ук машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык аңлатылды.