Бүген "Башаккай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 46 кеше белән бергәләп "Могҗизалы әверелешләр" дип аталган ташландык материалыннан уенчыкларны иҗади конструкцияләү белән шөгыльләнделәр, бу исә сәнгати зәвыкны, иҗади күзаллауны гына үстереп калмый, экологик культура нигезләрен дә формалаштыра.
Безнең тирәдәге әйберләр дөньясы бик күптөрле. Бу-пластик шешәләр, бөкеләр, футлярлар, тартмалар, төймәләр, муенсалар һ.б. фантазия һәм хыял салып балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу әйберләргә икенче тормыш бирделәр. Хәзер бездә кулланылган предмет ташланмый, ә файдалы әйбергә яки эшләнмәгә әверелә.
Һәр бала үзенең иҗади мөмкинлекләренең потенциалын ачты, үз эшенең нәтиҗәсеннән канәгатьлек хисе кичерде.
Эшләнмәдән сәнгать әсәренә кадәр бер адым.