9 апрель көнне Кошки- Яңатимбай авыл мәдәният йортында «Юл! Бала! Куркынычсызлык» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Авыл мәдәният йорты директоры балаларга транспорт чараларының нинди төрләре булуы турында билгеләп үтте.
Балалар «Җәяүлеләр кичүе», «Юл чаты», «Сак булыгыз балалар» һәм башка юл билгеләре турында игътибар белән тыңладылар. Чара барышында балалар яраткан әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын искә төшерделәр.