«Туган тел – Ватан нигезе» белем бирү акциясе, «Ватанны саклаучы елы» кысаларында А.А.Соколовский исемендәге Тәтеш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен татар телендә «Утны буйсындырган Газинур» диктанты узды.
Чара укучыларны патриотик, туган телгә хөрмәт , туган якка, мәдәни мираска мәхәббәт хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.