10 апрель Зур Әтрәч мәдәният йорты директоры «Зур Әтрәч башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында «Юл игътибарсызлыкны гафу итми» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде.
Бүген юлларда балаларның иминлеге-җитди проблема. Ел саен юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар үлә һәм җәрәхәтләр ала. Әңгәмә балаларга билгеле булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм кабатлау форматында, юлда игътибарлылыкка һәм саклыкка басым ясап төзелде.