9 апрель Починки-Яңа Льяшево авыл мәдәният йорты директоры юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Юлда иминлек өчен» акциясе үткәрде.
Чара барышында балаларга һәм өлкәннәргә машина юлы аша чыгу кагыйдәләре, ишегалды юллары эчендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту, автомашина салонында һәрвакыт каеш эләктерергә кирәклеге, ә җәмәгать транспортында йөргән очракта автобусларны урап узарга ярамаганлыгын истә тотарга кирәклеге турында искәрттеләр. Үз куркынычсызлыклары өчен балаларга һәм өлкәннәргә ут кайтаручы элементлар белән кием кияргә киңәш иттеләр.