Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 11 апреле, җомга

10 апрель Тәтеш районы мәдәният йортында талантлы драматург Рәдиф Сәгъди пьесасы буенча «Сынганы беләзек» спектакле күрсәтелде. Келәш авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Ихлас» халык театры артистлары сугыш елларындагы тормыш турында спектакль күрсәттеләр.

Бу язмышлары сугыш аркасында җимерелгән гади кешеләр турында күңелне нечкәртә торган вакыйга. Төп героиня, Фәгыйлә, – ире фронтка китеп, бүтән әйләнеп кайтмагач, тормышы үзгәргән гади авыл хатыны. Үлеме турында аңа хәбәр итсәләр дә, ул гомере буе иренең кайтуына өметләнә. Беркөнне ишек ачылып, сөйгән егете өйгә кайтачак, дип Фәгыйлә күңелендә иман белән яши. Бу ышаныч аның өчен көч һәм юаныч чыганагына әверелә.

Спектакль азагында «Ихлас» халык театры коллективы район мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше, югары профессионализмы, бетмәс-төкәнмәс энергиясе, илһамы һәм иҗади эзләнүләре өчен Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

         ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International