12 апрельдә илебез космонавтика көнен билгеләп үтә. Без бу датаны истә тотабыз һәм нәкъ менә безнең, рус кешесе, беренче булып галәм киңлекләрен яулап алуы белән горурланабыз. Балалар бакчасында Космонавтика көненә багышланган «Әгәр теләсәк, без Космоска да очабыз!" исемле спорт күңел ачу чарасы узды.
Зурлар, логопедия һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыы космик сәяхәттә булдылар! Балалар космосны үзләштерү һәм кешенең космоска беренче очышы тарихы белән таныштылар . Очыш күңелле «Мин ракета» флешмобыннан башланды. Стартка "Ракета» һәм «Спутник» исемле ике космик экипаж чыкты. Планеталар буенча сәяхәт балаларның Кояш системасы турындагы белемнәрен тулыланды. . «Зур Аю йолдызлыгы», ,"Ачык галәмгә чыгу»," “Галәм чүбе», " Галәм корабле төзибез», "Сатурн боҗрасы"спорт эстафеталары һәм ярышлары балаларда яхшы хәрәкәт активлыгы һәм уңай эмоциональ хисләр тәэмин иттеләр.