2025 елның 11 апрелендә Богдашкино төп мәктәбе базасында «Эпир маттур ачасем» муниципаль интеллектуаль - танып белү уены узды. Уен Чуаш теле көненә һәм күренекле чуаш мәгърифәтчесе И.Я. Яковлевның туган көненә багышланган иде.
Интеллектуаль бәйгедә Тәтеш районының биш мәктәбеннән укучылар катнашты. Катнашучылар катлаулы биремнәрне үтәп, чуаш теле, мәдәнияте һәм тарихы өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Уен дуслык атмосферасында узды, яшь буын арасында туган тел белән кызыксынуны үстерүгә һәм мәдәниятара багланышларны ныгытуга ярдәм итте.
Чара нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде,мәгариф бүлеге дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды
Җиңүчеләрне һәм уенда катнашучыларны котлыйбыз!