7-11 апрель көннәрендә балалар бакчабызда Макулатура җыю буенча " Без кәгазь җыябыз - Россия урманнын саклыйбыз!".
Акциянең максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм аларның гаиләләренең игътибарын табигать ресурсларыннан икенчел файдалану зарурлыгына җәлеп итү.
Балаларның игътибарын әлеге акциягә җәлеп итү очраклы түгел. Соңгы вакытта әйләнә-тирә мохитнең чүп-чар белән пычрануы турында күп сөйләнелә. Кәгазь һәр гаиләдә көнкүреш калдыкларының бер компоненты булып тора. Бер кеше елына уртача 150 килограммга кадәр ташлый, ә 1 тонна кәгазь алу өчен якынча 10 агач һәм 20 000 литр су тотыла. Макулатураны икенчел эшкәртүгә тапшырып, чүплекләрнең зурлыгын киметеп кенә калмыйча, табигать ресурсларын шактый экономияләргә дә мөмкин икән.
Акцияне уздыру алдыннан тәрбиячеләр балалар һәм ата-аналар белән макулатура җыюны мотивацияләүгә юнәлдерелгән зур эш алып бардылар. Әңгәмәләр, хикәяләр, күзәтүләр, презентацияләр вакытында балалар кәгазьнең кайдан һәм ничек кулланылуы турында белделәр. Һәм иң мөһиме-ничек итеп кәгазьне күп тапкырлар кулланырга һәм агачларны коткарырга мөмкин.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 60 кеше әти-әниләре белән бергә, зур дәртләнү белән, бакчага китаплар, иске газета-журналлар һәм катыргы төргәкләр алып килделәр.
Барлык катнашучыларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез!