Космонавтика көне алдыннан "Башаккай" балалар бакчасында кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган чара узды

2025 елның 11 апреле, җомга

Космонавтика көне алдыннан "Башаккай" балалар бакчасында кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган чара узды. Максаты: балаларның космос, аны беренче булып ачучылар, танылган космонавтлар турындагы күзаллауларын киңәйтү; кызыксынучанлыкны, танып белү активлыгын үстерү, эрудициянең гомуми дәрәҗәсен күтәрү; үз Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү.

Өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән космос, Кояш системасы планеталары,  очышлар, атаклы космонавтлар турында танып-белү дәресләре һәм әңгәмәләр үткәрелде. Әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр космонавтика үсешенең башлангычында торган галимнәр белән таныштылар. Йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадык, табышмакларны чиштек. Өлкән төркемдә балалар "космонавт в космосе"аппликациясен ясадылар. Бәлки, безнең тәрбияләнүчеләрнең кайсыдыр якын киләчәктә танылган космонавт – йолдызлар киңлеген буйсындыручы булыр!

  ​   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International