10 апрель Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында Тәтеш районы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кысаларында «Юлда игътибарлы бул!» акция үткәрелде.
Чара барышында шәһәр халкына юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлеше, юл өлешен рөхсәт ителгән урыннарда һәм җәяүлеләр кичүе аша гына кичүнең мөһимлеге турында искә төшерделәр. Шулай ук «Юлларда куркынычсызлык» мәгълүмат буклетлары да таратылды.