Космонавтика көне бәйрәме алдыннан, "Балалар Яшел утта" дип исемләнгән балалар бакчабызның отряды, Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы белән берлектә тизлек режимын үтәүгә "Машина йөртүче, очышка ашыкма акция үткәрделәр.
Юл-космос түгел, автомобиль-космолет түгел". Акциянең төп максаты-машина йөртүчеләрнең игътибарын балаларның юл-транспорт җәрәхәтләре проблемасына һәм тизлек режимын үтәү бурычларына юнәлтү. Акциядә катнашучылар, инспектор һәм тәрбияче озатуында, кулларына тематик лозунг тотып, тизлек режимын, юлда үз-үзеңне тоту культурасын үтенеп, юлның җанлы участогына чыктылар. Машина йөртүчеләр ягымлы елмаеп, балаларга игътибарлы булырга һәм үз куркынычсызлыклары турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр.
Без әлеге акция белән машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарә иткәндә куркынычсыз тизлекне дөрес сайлау проблемасына һәм тизлек режимын бозу сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләренә игътибарны җәлеп иттек дип өметләнәбез.