12 апрель көнне Урюм авыл мәдәният йортында концерт булды, аны Виктор Журавлёв бүләк итте. Күңелле һәм дәртле җырлар яңгырады. Тамашачылар артист белән бергә кушылып җырладылар һәм һәр музыкаль номерны алкышларга күмделәр. Авыл халкы матур концерт куйган өчен артистка рәхмәт белдерде.