Тоншерма урта мәктәбендә «Россиянең гражданнар авиациясе» темасына «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклыннан чираттага класс сәгате үткәрелде. Дәрестә укучылар гражданнар авиациясенең тарихы һәм аның Россия үсешендәге әһәмияте турындагы белемнәрен актуальләштерделәр, гражданнар оборонасы өлкәсендәге һөнәрләр турында мәгълүмат алдылыр, интерактив һәм иҗади биремнәр башкардылар.