15 апрель Тәтеш районы мәдәният йортында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Дөнья бар кешегә бер генә» мастер - классы булып узды. Биредә «Тәтеш балкышы» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге төркеменә йөрүчеләре катнашты.
Мастер-классны Кашка мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Татьяна Демина үткәрде, ул катнашучыларга эш барышында ярдәм итеп, рәсем ясау техникасын күрсәтте һәм төсләр ярашуы буенча киңәш бирде. Чара азагында катнашучыларның эшләреннән зур булмаган күргәзмә уздырды, һәркемгә үз дизайны турында сөйләргә мөмкинлек бирде.