Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен язучы Денис Фонвизинның тууына 280 ел тулуга багышланган «Рыцарь остроумия» әдәби портретын ясадылар. Катнашучылар язучы-драматургның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның биографиясеннән иң якты фактлар һәм «Недоросль» комедиясен булдыру тарихы белән таныштылар, язучының әсәрләре буенча видео-презентация карадылар.