Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Кляшево модель китапханәсе китапханәчеләре озын буйлы канәфер чәчәге ясау буенча иҗат сәгате үткәрделәр. Эштә изолон кулланылган. Хәзер үз куллары белән ясалган канәферләр «Җирдәге тынычлык хакына» күргәзмә экспозициясен бизи.