«Әкият» балалар бакчасында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов кунак булды

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Безнең балалар бакчасы икенче ел «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында алдынгылар хәрәкәте» пилот проектын тормышка ашыра. Тәрбияләнүчеләр кунакны матур бию композициясе белән каршы алдылар. Педагог Бирюкова Наталья Геннадий кызы мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре белән бергә Бөек Ватан сугышында Җиңү символларына багышланган танып белү чарасы оештырды. Тимур Җәүдәтович балалар белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Күгәрчен-тынычлык кошы! " акциясенә атрибутика ясау буенча мастер – класста бик теләп катнашты.

Педагоглар Т. А. Торгайкина, А. С. Янгельдина җитәкчелегендәге логопедия төркемдә тәрбияләнүчеләр, А.А.Соколовский исемендәге Тәтеш шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең алдынгылар хәрәкәте активистлары белән берлектә Тимур Җәүдәт улы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Очрашу флешмоб белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International