Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 18 апреле, җомга

17 апрель Тәтеш районы мәдәният йортында Чуаш Республикасы мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгының Чуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбленең «Бердәм гаиләдә» дип исемләнгән концерт программасы булып узды. Тамашачыларга рус, чуаш, татар, мари, мордва һәм башкорт халыклары мәдәниятенең уникальлеген һәм матурлыгын ассызыклаучы матур номерлар күрсәтелде. Сәхнәдән танылган композиторларның әсәрләре, халык җырлары һәм заманча композицияләр яңгырады.

Матур концерт программасы өчен тамашачылар исеменнән «Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы чуашларының милли-мәдәни автономиясе» МОО рәисе Володар Тимофеев рәхмәт белдерде.

    ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International