«СВО: ныклык, ышаныч, батырлык»

2025 елның 18 апреле, җомга

Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм махсус операциягә һәм балаларга хәрби - патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү максатларында Олы Әтрәч авыл җирлеге китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары өчен «СВО: ныклык, ышаныч, батырлык» патриотик сәгате үткәрелде. Китапханәче Украина территориясендә махсус хәрби операциянең кайчан һәм ни өчен башлануы, анда катнашучы хәрбиләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Махсус хәрби операция геройлары бөтен җәмгыять, аерым алганда яшь буын өчен үрнәк булып тора, бу геройлар милләтнең эчке рухын ныгыта. Аннары хикәя безнең һәлак булган герой – якташларыбыз турында слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган барлык геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International