«Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсе хезмәткәре оештырган «Хәрәкәт кагыйдәләре хөрмәткә лаек» дигән мавыктыргыч уен-викторинада катнаштылар.
Чара башында агитбригада җитәкчесе Татьяна Николаевна Артемьева һәм Наталья Александровна Тимофеева җитәкчелегендәге «Дети в зеленом свете» хәрәкәте инспекторларының яшь ярдәмчеләре отряды сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Уен формасында балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр, шулай ук кайбер юл ситуацияләре турында фикер алыштылар. Аннары мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Рөхсәт ителә — тыела» викторинасы сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен тикшерделәр.