«Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Балаларга иң яхшысы» подпроекты кысаларында 2025 елның 18 апрелендә «Россия Федерациясе Герое А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында яшь хәрәкәт инспекторларының «Имин тәгәрмәч»республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурста Тәтеш районының 13 гомуми белем бирү учреждениесеннән ЮИДның 13 отряды катнашты. Командалар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү», «Автошәһәрчек», «Фигуралы велосипед йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре» этапларында һәм «Бергә – юл хәрәкәте иминлеге өчен» командаларының иҗади конкурсында көч сынаштылар һәм үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында ЮИД отряды җиңүче Тәтеш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе булды.
Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе ЮИД отрядлары призерлар дип танылды.
«Бергә – юл хәрәкәте иминлеге өчен» иҗади конкурсында урыннар түбәндәгечә бүленде:
Конкурста җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ тарафыннан бирелгән дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр.