Ел саен 18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне яки Бөтендөнья мирасы көне билгеләп үтелә. Бу көн кысаларында балалар китапханәсенә А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбенең 5 «Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Г. А. Мостафина) килде. Алар өчен «Монда Бөтен тарихны саклый» дигән тарихи экскурсия үткәрелде. Чара барышында укучыларны бинаның тарихы, архитектура үзенчәлекләре белән таныштырдылар, элеккеге хуҗасы - 2 нче гильдия сәүдәгәре Н.Ф. Крупин һәм аның хәзерге вакытта АКШта яшәүче токымнары турында сөйләделәр.
Балалар бина буйлап экскурсия ясадылар, түшәмдәге лепнинаны, агач аркаларны, түшәм кәрнизләрен, алтын бизәкләр белән бизәлгән мичне кызыксынып карадылар.