Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары, һөнәри эшчәнлеге җирле дәрәҗәдә идарә итү процессын оештыруга бәйле депутатлар!
Сезне чын күңелдән җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Халыкка хезмәт итү-авыр хезмәт һәм зур җаваплылык ул. Иртәгә халыкның тормышы нинди булачагы бүген нәкъ менә муниципаль хезмәткәрләрнең, барлык дәрәҗәдәге депутатларның эшенә бәйле бит. Нәкъ менә җирле хакимияткә актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар белән кешеләр мөрәҗәгать итә.
Безнең уртак максатыбыз-халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм районыбызны яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү. Бу бурычның уңышы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең профессиональлегенә һәм җаваплылыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, командада эшләү сәләтенә һәм хәтта иң катлаулы ситуацияләрдә дә уйланылган чишелешләр табуга да бәйле.
Хөрмәтле коллегалар! Тәтеш районы үсешенә рухландырылган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Яңа казанышлар телим, янәшәдә һәрвакыт ышанычлы һәм тугры ярдәмчеләр, фикердәшләр булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм һөнәри уңышлар телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов