Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

19нчы апрель көнне Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кысаларында «Иминлек – иң кадерле», дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чара балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен киметүгә юнәлдерелгән иде.

Әңгәмә барышында юлларда килеп чыгарга мөмкин булган төрле ситуацияләр һәм аларны булдырмау ысуллары турында фикер алыштылар. Җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Чара азагында катнашучылар алып баручылардан яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар) алдылар, фликерлар  аларга тәүлекнең караңгы вакытында юлда күренеп торырга ярдәм итәчәк.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International