20 апрель көнне Башчы авыл клубында халык традицияләрен саклау һәм популярлаштыру кысаларында «Яктылык бәйрәме, иман бәйрәме»,тематик сәгате үткәрелде.
Балалар бәйрәм традицияләре белән таныштылар һәм викторинада катнаштылар.
Пасха-барлык христианнар өчен язның иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәренең берсе һәм күп кешеләр тормышында мөһим урын алып тора.
Балалар яратып бер-берсенә гаиләләрендә йомыркаларны ничек буяулары һәм Якты Пасханы ничек бәйрәм итүләре турында сөйләделәр.
Соңыннан балалар кулич һәм буялган йомырка белән сыйландылар.