"Хәтер бакчасы"

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

"Хәтер бакчасы" халыкара акциясе алдыннан "Башаккай" балалар бакчасында  бергәләп 30 кешедән торган героебыз, балалар бакчасын тәмамлаган Нагуськин Евгений Владимирович истәлегенә үсенте утырттык. Бу экологик акциясе генә түгел, патриотик акция дә-яшел һәйкәлләр буыннарны тоташтыра һәм ил геройларының батырлыклары турындагы истәлекне саклый. Һәрбер агач ул экологиягә өлеш кертү генә түгел, ә киләчәккә хәтер дә. Хәзер безнең тәрбияләнүчеләр утыртылган агачны кадерләп саклаячаклар һәм һәрвакыт яклаучыбызны искә төшерәчәкләр.
"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Нагуськинның әнисе белән очрашу узды. Ул улының балачагы турында сөйләде, Женяның безнең балалар бакчасына ничек йөрүе турында фото-презентация күрсәтте. Ул балачактан ук актив һәм спортчан малай булган (профессиональ рәвештә футбол белән шөгыльләнгән). Хәрби булырга хыялланган, һәрвакыт кыю, көчле, намуслы һәм гадел булырга омтылган.
Мәскәү югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлый,  иң яхшыларның берсе булганга, Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданында Җиңү парадларында катнаша. Евгений СВО катнашучысы, Батырлык ордены кавалеры. Ирина Николаевна балаларга орденлы кителен күрсәтте, һәм һәр бала аның фуражкасын тотып , хәтта киеп тә карый алды. Рәхмәт сезгә, Ирина Николаевна. Сез илебезнең чын патриотын тәрбияләдегез! Без тәрбияләнүчебез белән горурланабыз!

     

 

#ЭКОВЕСНА2025
#80ПОБЕДЕ
#ЭКОКОМАНДА
#КОЛОСОК

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International