26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата алдыннан "Сабый" балалар бакчасында тематик чара узды, анда төрле яшь төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар татар теленә өйрәтүче тәрбияче Л.Ф. Хәйретдинова белән Габдулла Тукайның әкиятләрен һәм шигырьләрен искә төшерделәр, җырлар җырладылар, "Су анасы", "Кәҗә һәм Сарык"әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
Бәйрәмгә кунакка Шүрәле дә килде, алар аның белән күңелле уеннар уйныйлар иде. Балалар бу тематик чарада зур кызыксыну һәм шатлык белән катнаштылар.