Алкоголь-кешенең психикасына һәм үз-үзен тотышына йогынты ясый торган көчле психотроп матдә. Аз дозада исерткеч эчемлек күңел күтәрү, шатлык хисе, күңел ачу теләге уята, әмма зур дозада ул баш миенең нык изелүенә китерә.