Үзәк китапханә яңалыклары

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен Чернобыль фаҗигасен Халыкара хәтер көненә багышланган «Хәтердә һәм китапларда Чернобыль» хәтер сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар 39 ел элек Чернобыль АЭСында булган фаҗигале вакыйгалар турында ишеттеләр: техноген авариянең сәбәпләре, аның нәтиҗәләре, корбаннары һәм радиация аркасында килеп чыккан төрле авырулар турында белделәр. Китапханәче барлык ликвидаторларның батырлыклары, үз гомерләре бәрабәренә кешелекне экологик һәлакәттән коткарган янгын сүндерүче геройлар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International