«Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында»

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

«Рябинушка» балалар бакчасының өлкән һәм татар төркемнәре балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырган «Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында» дигән мавыктыргыч сәяхәт-уенында катнаштылар. Чара бөек татар шагыйренең тууына 139-ел тулуга багышланган иде. Балалар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның авыр балачагы турында белделәр. Алар викторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр, әкиятләрнең һәм шигырьләрнең исемнәрен иллюстрацияләр буенча чамаладылар. Шулай ук балалар «Кем тизрәк җавап бирер?», «Өзекне бел» һәм «Түбәтәй».

Садыйкова Алинә, Ярмөхәммәтова Самира, Сәетова Агдалия, Куркова Анастасия башкаруында бөек шагыйрьнең шигырьләре декламацияләнде. Сәяхәт азагында балалар Тукайның «Сөткә эләккән тычкан» әсәре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International