«Илһам» Бөтенроссия бәйгесендә Тәтеш районы укучысы катнашты

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.

Бәйгедә республикабызның төрле районнарыннан килгән яшь талантлар үзләренең әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Тәтеш районыннан Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Алия Равил кызы катнашып 3 нче урын яулады. Аны бәйгегә укытучысы Гарифуллина Л.Р. әзерләде.

"Илһам" бәйгесе яшь талантларны ачыклау һәм аларга үз иҗатларын үстерергә ярдәм итү максатыннан уздырыла. Бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Алияне һәм Ландыш Ринатовнаны котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International