«Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Без бергә (Гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү)» подпроекты кысаларында 2025 елның 25 апрелендә Тәтеш муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре базасында «Җиңү диктанты» Халыкара агарту акциясе узды. Укучыларыбыз һәм педагогларыбыз Бөек Ватан сугышы, аның геройлары, истәлекле даталары, мөһим урыннары турындагы белемнәрен тикшерделәр. «Җиңү диктанты» укучыларда илебезнең героик үткәненә, тарихи вакыйгаларга кызыксыну уята, үз белемнәрен тикшерергә, сугыш барышына хәлиткеч йогынты ясаган мизгелләр турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Үз илеңнең һәм төбәгеңнең тарихын белү һичшиксез мөһим. Бу белемнәр безгә ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга, милли үзаңны формалаштырырга һәм халык буларак бердәмлегебезне ныгытырга мөмкинлек бирә. Диктантта 500дән артык педагог һәм укучы катнашты.
“Генерал - майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе” ДББУ базасында ачылган әлеге мәйданчыкта Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николаева Наталья Васильевна, “Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге” җитәкчесе Гөлнара Феридовна Кирилина катнашты.
#Диктант Победы2025
#МолодежьИДети
#ОбразованиеТетюши
#ТетюшскийРайон
#КультурныйТатарстан
#НацПроектМолодежьИдети #Тетюши2025
.jpg)


.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
