Мәдәният яңалыклары

2025 елның 25 апреле, җомга

25 апрель Кошки – Яңа Тимбай авылында чуаш халкының бөек мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлевның тууына 177 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. И.Я. Яковлев бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланган митингта катнашучылар тарафыннан хөрмәт һәм ихтирам белән тулы күп сүзләр яңгырады. Чарада катнашучы кунаклар музейда булдылар, Кошки – Яңа Тимбай авылыннан чыккан атаклы кешеләргә багышланган мемориалга чәчәкләр салдылар, Иван Яковлевич Яковлев туган йорт урынында төзелгән часовняда шәмнәр кабыздылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International