Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасы базасында Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен «Кече Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. Уен истәлекле датага — фашизмны Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Зарница программасына яшь катнашучыларның практик күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән төрле этаплар һәм конкурслар кертелгән иде: строй әзерлеге, каршылыклар полосасын җиңү, «яралы сугышчыга» ярдәм күрсәтү, «мина» эзләү, «элемтә линиясе» салу, «патроннар» һәм конверт «штабка» китерү, шулай ук сугыш кәгазен бизәү.
Судьялар командасы карары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::
Аз комплектлы учреждениеләр арасында:
1 урын – Килдеш авылының «Елмаю» балалар бакчасы командасы;
2 урын – Олы Шәмәк урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркем командасы.
Тәтеш шәһәренең балалар бакчалары арасында:
1 урын-Тәтеш шәһәренең «Миләшкәй» балалар бакчасы командасы;
2 урын-Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасы командасы;
3 урын-Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы командасы;
4 урын – Тәтеш шәһәре «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы командасы.





