Мәдәният яңалыклары

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

25 апрель Буа Дәүләт драма театрында Тәтеш мәдәният йортының халык театры үзешчәннәре (режиссеры Р.Әхмәдуллин) башкаруында «Ташлама мине» спектакленең премьерасы булып узды.

Бөек Җиңү көне уңаеннан Буа театрында тамашачыларның бөтен игътибарын белорус драматургы Алексей Дударевның «Ташлама мине» пьесасы буенча куелган мавыктыргыч спектакль алды. Хәрби баллада сугыш, мәхәббәт, дуслык һәм, әлбәттә, Ватан алдындагы бурычка бәйләнгән иде. Пьеса 1944 елның чын вакыйгаларына нигезләнгән: хикәяләү Беларус операциясендә төп рольне уйнаган яшерен разведотряд турында бара. «Ташлама мине» хәрби балладасы драматик һәм лирик моментларны үзенә сеңдерде, тамашачыларга геройларның язмышлары, аларның хисләре һәм кичерешләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Спектакль тамашачыга исән калган сугыш геройлары, яшь егетләр һәм кызлар турында искә төшерә.

«Ташлама мине» спектакле – ул беренче чиратта безнең арада булмаган шәхесләрне искә алуга багышланган, күңелгә үтеп керә һәм тирән хисләр уята торган спектакль. Ул дуслык, мәхәббәт һәм тугрылыкның теләсә нинди сынауларны җиңеп чыгарга сәләтле булуын искәртеп үтә.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International