2025 елның 27 апрелендә Олы Кайбыч авылының Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында 2024-2025 елгы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының зона этабы узды.анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан яшүсмерләр командалары катнашты.
Тәтеш муниципаль районыннан Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбеннән егетләр командасы чыгыш ясады.