Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

25 нче апрельдә Келәш модель китапханәсе базасында район китапханәчеләренең “Заманча китапханә: яңа киңлекләр һәм мөмкинлекләр” дигән темага Һөнәри аралашу көне үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре хезмәттәшләрен китапханәнең уку йортыннан алып заманчага кадәр үсеш юлын мультимедияле презентация ярдәмендә таныштырдылар. Туган якны өйрәнү бүлегендә авылның үткәне, авыл һәм район үсешенә лаеклы өлеш керткән  кешеләре белән, сенсор өстәлен кулланып туган як турындагы цифрлаштырылган материал белән таныштырдылар.

Фойеда “Җирдә тынычлык хакына” дип аталган күргәзмә бизәлгән һәм  эшен дәвам итә. Анда Бөек Ватан сугышында катнашучы келәшлеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, МХО да катнашучылар турында мәгълүмат урнаштырылган. Күргәзмә белән таныштыру китапханә активы куелышында “Утлы иртә” дип аталган театраль күренеш белән башланды. Күргәзмәгә күзәтүне китапханә советы әгъзасы Сания Ибраһим кызы Борһанова мавыктыргыч итеп үткәрде. Яшь китап укучы  Радмир Евдокимов башкаруында музыкаль-ватанпәрвәр номер һәркемнең күңеленә хуш килде. Китапханәчеләр үз оешмалары үрнәгендә театральләштерүнең әсәр белән таныштыруда мөһимлеген язучы Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” пьесасыннан өзек куеп күрсәттеләр.

Киңәшмә һөнәри вакытлы матбугатка күзәтү һәм һөнәри эшчәнлектә көн үзәгендәге сораулар буенча күрсәтмәләр белән дәвам иттте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International