«Яшьләр һәм балалар» милли проектын, «Педагоглар һәм Остазлар» ярдәмче проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 28 апрелендә Тәтеш татар урта мәктәбе базасында «Яшь педагог: адаптация һәм формалашу» район семинары булып узды.
Семинарда Тәтеш районы мәктәпләренең гомуми белем бирү оешмаларының яшь укытучылары катнашты. Семинарда катнашучылар «Георгий тасмасы» һәм «Солдатка хат» акцияләрендә, педагогик остаханәләрдә катнаштылар.